Экологлар Түбән Камада нефть продуктлары түгелгән урында артулар ачыклаган

2024 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Апрельдә Экология министрлыгына «Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте»  аша билгеле булмаган яшел төстәге матдәне туфракка аеру турында хәбәр килде. Шулай ук, мөрәҗәгать итүче сүзләренчә, үзенчәлекле ис килгән.

Кама аръягы идарәсе инспекторлары Түбән Каманың сәнәгать зонасына чыктылар. Территорияне тикшерү барышында табигатьне саклау законнарын бозу расланды. Белгечләр түгелгән нефть продуктларын таптылар. Лаборатор анализы өчен туфрак һәм атмосфера һавасы үрнәкләре сайлап алынды. Атмосфера һавасын тикшерү нәтиҗәләре буенча, артыклыклар ачыкланмаган. Туфрак үрнәкләрен анализлау нәтиҗәләре буенча нефть продуктларының иң чик мөмкин булган концентрациясенең 5,2 тапкырга артуы ачыкланган.

Түбән Кама башкарма комитетына кисәтү бирелгән, территория тәртипкә китерелгән булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International