Нурлат районын күзәтү барышында Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары Төрнәс авылында, Олы Сөлчә елгасының су саклау зонасында төзелеш калдыклары булуын ачыклаганнар.
Чүплекнең мәйданы – 220 кв.м, күләме 110 куб.м тәшкил итә.
Хәзерге вакытта Нурлат районы башкарма комитетына табигать саклау законнарын бозуның ярамаганлыгы һәм чүплекне бетерү турында кисәтү бирелгән.