Татарстанда автотранспортның экологик яктан чиста булуын тикшерү дәвам итә: 1637 автомобиль контроль узды

2024 елның 16 июле, сишәмбе

Татарстанда ел башыннан «Чиста һава» операциясе кысаларында 1637 автотранспорт чарасы тикшерелде. Экологиялелек буенча тикшерүне аларның 55се уза алмады, бу 3,4% туры килә.

Исегезгә төшерәбез, чара республиканың 12 муниципаль районында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе һәм Идел буе федераль округы буенча Ространснадзорның төбәкара территориаль идарәсе белән берлектә гамәлгә ашырыла. Акция «Экология» илкүләм проектына ярдәм итү өчен автотранспортның атмосфера һавасы торышына тискәре йогынтысын кисәтүгә юнәлдерелгән. Операция Татарстанда сентябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк.

«Чиста һава» башланганнан бирле 1365 җиңел, 156 йөк автомобиле һәм 116 автобус тикшерелгән. Автотранспорт чаралары хуҗалары белән атмосфера һавасын саклау өлкәсендә мәҗбүри закон таләпләрен бозуга юл куймау турында аңлатулы әңгәмәләр үткәрелә.

Экология министрлыгы белгечләре билгеләп үткәнчә, акция барышында уңай тенденция күзәтелә. 30 ел эчендә газлар чыгаруда пычраткыч матдәләр күләме арткан автотранспорт өлеше 10 тапкырга кимегән. Бу мотор ягулыгының сыйфатын яхшырту, иске автомобиль паркын яңа экологик класска алмаштыруга бәйле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International