Азнакай шәһәренең «Патриот» палаткалы лагеренда экологик дәрес үткәрделәр. Балаларга белем бирү чарасы белән Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгечләре килде. Биредә азнакайлылар гына түгел, Чаллы һәм Казан укучылары да ял итә.
Экологлар балаларга республикабызның нинди табигый ресурсларга бай булуын сөйләделәр, тыюлык урыннарына экскурсия үткәрделәр. Азнакай районының үзенчәлекләренә аерым тукталынды, ял итүчеләр белән бергә табигать байлыкларын саклауның мөһимлеге турында фикер алышынды. Балаларның палаткалы лагеры урнашкан Чатыртау табигать заказнигы турындагы бәян аеруча кызыклы булды. Сүз уңаеннан, шул ук исемдәге тау Татарстанда иң биек нокта булып тора – диңгез өсте биеклегеннән 321,7 м урнашкан.