Әлмәттә экологлар дәгъвасыннан соң санкцияләнмәгән чүплек бетерелгән

2024 елның 15 июле, дүшәмбе

Территорияләрне мониторинглау барышында Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары Әлмәт шәһәрендә рөхсәтсез чүплеккә тап булганнар. Гараж ширкәте территориясендә, Объездная-Монтажная урамнары киселешендә 94 кв. м мәйданда калдыклар җыю урыны теркәлгән. Санкцияләнмәгән чүплекнең күләме 32 куб.м тәшкил итә.

ТР буенча Росреестр идарәсенә җибәрелгән сорау буенча территориянең муниципаль милектә булуы ачыкланган. Шуңа бәйле рәвештә, Әлмәт районы башкарма комитеты адресына экологлар кисәтү юллаган, әмма кабат чыгып тикшергәндә чүплекнең әлегә кадәр җыештырылмавы ачыкланган. Ул вакытта район башкарма комитетына карата чүплекне бетерү юлы белән табигать саклау законнарын бозуны бетерүне таләп итеп дәгъва җибәрелгән.

Хәзерге вакытта территория тиешле хәлгә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International