Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр һәм озак гомерле агачлар: Казанда «Казан органик синтез» янындагы урман паркында экосукмак ачылды

2024 елның 15 июле, дүшәмбе

Казанда «Казан органик синтез» завыодыннан ике километр ераклыкта интерактив экосукмак ачылды – ул урман экосистемалары үзенчәлекләренә игътибарны җәлеп итә һәм әйләнә-тирә мохитне саклауда кешенең роле турында сөйли. Экосукмак Татарстанда Иделнең уң ярыннан уза торган Идел сукмагы зур туристлык маршрутының һәм «СИБУР экосукмаклары» проектының бер өлеше булып тора.

2023 елда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе галимнәре урман массивын тикшергәннәр һәм фауна һәм флора вәкилләренең 800 төрен тапканнар, шуларның 70 тән артыгы Татарстан Республикасы Кызыл китабына кертелгән. Моннан тыш, экосукмакта озак гомерле агачлар һәм биоиндикатор үсемлекләр очрый, алар бары тик уңай табигый шартларда гына яши ала.

«Экология министрлыгы һәрвакыт экология турында кайгыртуга һәм табигатьне саклауга юнәлдерелгән инициативаларны хуплый. Берничә тапкыр экология министры Александр Валерьевич Шадриков теләсә нинди проект фән белән кулга-кул тотынып барырга тиеш дип әйтте. Нәкъ менә безнең ведомствода үткән түгәрәк өстәлдә экосукмак проектын Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе белән хезмәттәшлектә эшләргә тәкъдим ителде һәм бүген без монда нинди масштаблы тикшеренүләр үткәрелгәнен һәм кызыл китапка кертелгән вәкилләрне сукмак маршрутларында күрү мөмкинлеген күрәбез», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Ольга Манидичева.

Галимнәр нәтиҗәләре нигезендә җәяүлеләр өчен гомуми озынлыгы 11 км булган өч экологик-агарту  маршруты эшләнгән. Беренче маршрут – Төлке маршруты – балаларның мәгърифәтчелек туризмына юнәлдерелгән. Аның максаты – урман тормышын күзәтү. 2,5 км озынлыктагы юлда балаларны интерактив экспонатлар һәм мәгълүмат стендлары белән 7 тематик тукталыш көтә. Яшь сәяхәтчеләр урман хайваннары эзләрен таба һәм «сынап карый» алачак, кошларны тавышлары буенча танырга һәм бөҗәкләр өчен чын кунакханәгә керергә өйрәнә алачак.

Экосукмак ирекле рәвештә карау өчен ачык. Шәһәр халкы һәм кунаклары экосукмакның старт ноктасына керә ала, аңа урман юлы буенча Тирән күл ягыннан барып була.

Исегезгә төшерәбез, кызыл китапка кертелгән хайваннарны һәм үсемлекләрне саклау, шулай ук экологик белемнәрне популярлаштыру "Экология" илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International