Экологлар Кәминкә елгасына чистартылмаган агынтылар агызуны тикшерә

2024 елның 24 июле, чәршәмбе

Кәминкә елгасының кинәт агарып китүе турында Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсенә битараф булмаган гражданнар хәбәр итте. Экологик күзәтчелекне тәэмин итүче үзәк бүлеге инспекторлары һәм белгечләре тикшерү максатыннан урынга  чыктылар.

Экологлар агымнан югарырак һәм түбәнрәк агып төшүче һәм табигый су пробаларын, шулай ук су кулланучылар торбасыннан да үрнәкләр алдылар. Микъдари химик анализ нәтиҗәләре буенча, пычраткыч матдәләрнең рөхсәт ителә торган иң чик концентрациясенең артуы теркәлгән.

Әлеге факт буенча Министрлык белгечләре су объектына китерелгән зыянны исәпләп чыгарачак, шулай ук аны каплау буенча дәгъва-шикаять эше башланачак.

Су объектын мониторинглау дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International