Алтай Республикасының Майминск районында ак барсны саклау буенча икенче конференция узды.
Анда Татарстан экология министры Александр Шадриков катнашты. Конференция «Карым» комплексы территориясендә Татарстан Республикасы ярдәме белән төзелә торган «Ак барс» биологик төрлелекне саклау үзәгендә узды. Аны булдыруның төп максаты – таплы ерткычның популяциясен торгызу. Конференциядә Мәскәү, Татарстан, Кыргызстан һәм Алтай Республикасы делегацияләре катнашты. Кызыксынучы ведомстволар һәм фәнни берләшмәләр вәкилләре бар иде.
Конференция кысаларында хайваннарны саклау буенча Россиянең иң яхшы проектлары тәкъдим ителде. Ак барс, тигр, ак аю, ерак көнчыгыш капланы, кырпы балыгы буенча. Исегезгә төшерик, «Ак барс» үзәге концепциясе хайваннарны тоту, үрчетү һәм өйрәнү секторының фәнни-тикшеренү өлешен һәм вольер комплексын күздә тота.
Конференция кысаларында уртак фәнни экспедицияләр оештыру, тотрыклы азык базасы булдыру, экологик агарту мәсьәләләре каралды. Искәртеп узабыз, Биологик төрлелек үзәген төзү «Экология» илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә.