Бүген «Татарстан - 24» телеканалында «Чистый Татарстан» тапшыруында Экология министрлыгының «Чиста һава» проекты турында сөйлибез. Безнең студиядә атмосфера һавасын саклау бүлеге җитәкчесе Никита Маслов, Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе өлкән белгече Эльза Вәлиева һәм Ространснадзорның Идел буе федераль округы буенча Төбәкара территориаль идарәсе баш дәүләт инспекторы Вадим Волошин кунак булачак.
Исегезгә төшерәбез, «Чиста һава» операциясе ел саен 1 июньнән 30 сентябрьгә кадәр үткәрелә. Быел операция 42 нче мәртәбә уздырыла. Хәзерге вакытта, быелгы рейдлар кысаларында, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе һәм Идел буе федераль округы буенча Ространснадзорның төбәкара территориаль идарәсе белән берлектә, 1936 автотранспорт чарасы тикшерелде. Бу 1654 җиңел, 166 йөк автомобиле һәм 116 автобус. 66 буенча артыклыклар бар, бу 3,4% тәшкил итә.
«Чиста һава» акциясе «Экология» илкүләм проектына ярдәм итү өчен автотранспортның атмосфера һавасы торышына тискәре йогынтысын кисәтүгә юнәлдерелгән. Республика юлларында тикшерүләр дәвам итә.
Сылтама буенча бергә карыйбыз: https://tatarstan24.tv/news/programmy-telekanala/chistyy-tatarstan