Алда язганыбызча, санкцияләнмәгән чүплекләр мәсьәләсе республика халкын борчыган экологик мәсьәләләр арасында иң популяры булып тора. Биредә торак массивларга турыдан-туры якын территорияләрне карап тотуга аерым урын бирелә.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы адресына контейнер мәйданчыклары янындагы участокларның чүпләнүе турында гражданнардан күпсанлы мөрәҗәгатьләр килә. Казанның Совет районында гына да соңгы вакытта 3 хокук бозу очрагы теркәлгән.
Үзәк территориаль идарә инспекторлары уздырган күчмә тикшерү барышында торак Троицкая Нокса массивында Поперечно-Нокса урамнары буенча җитештерү һәм куллану калдыклары белән чүпләнгән урын ачыкланган. Табигатьне саклау законнарын бозуга катнашы булган затка карата мәҗбүри таләпләрне бозуның ярамавы һәм чүпне санкцияләнмәгән урынга урнаштыру очракларын бетерү кирәклеге турында кисәтү юнәлтелгән.
Вишневка поселогында Жемчужная урамы һәм Зур Клыки торак массивында Октябрь урамы буенча да кабатланган бозулар бар. Инспекторлар хәбәр иткәнчә, җир кишәрлекләре милекчесе – Казан шәһәренең Совет районы администрациясе адресына элек кисәтүләр бирелгән булган, әмма билгеләнгән вакытта алар үтәлмәгән. Шуңа бәйле рәвештә хәзер чүплекләрне бетерү юлы белән табигатьне саклау законнарын бозуларны ирекле рәвештә бетерүгә дәгъвалар җибәрелгән.
Экологлар каты коммуналь калдыкларны туплау мәйданчыкларын булдыру һәм карап тоту, шулай ук каты көнкүреш калдыкларын туплау урыннарын урнаштыру схемасын билгеләү җирле үзидарә органнары вәкаләтләренә кертелгән, дип аңлата. Күпфатирлы йортлар зонасында – идарәче компанияләр бурычы, шәхси торак төзелеше зонасында – җирле үзидарә органнары бурычы. Каты көнкүреш калдыкларын туплау мәйданнары халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге өлкәсендәге РФ законнары таләпләренә, шулай ук муниципаль берәмлекләрне төзекләндерү кагыйдәләренә туры килергә тиеш.