Тукай районының Бәтке авылында яшь чөгә балаларын хәйрия юлы белән суга чыгару буенча экологик акция узды. Түбән Новгород өлкәсендәге балык питомнигыннан маймычларны махсус транспорт ярдәмендә китерделәр, аның җиһазлары контейнерларда балыкларны тереклек белән тәэмин итү өчен кирәкле шартларны сакларга мөмкинлек бирә. Биоресурсларны тулыландыру буенча экологик акцияне «Нижнекамскнефтeхим» оештырды.
Түбән Кама сусаклагычына 200 мең чөгә балыгы чыгарылды. Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсе һәм ТР Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе эколог-белгечләре комиссиясе маймычларның чыгарыр алдыннан канәгатьләнерлек хәлдә булуын һәм аларны үткәрү шартларына карата барлык таләпләрнең үтәлүен раслады.
Экологик акция җирле халык арасында да зур кызыксыну уятты. Балалар белән бергә алар чөгә маймычларын чыгару чарасына кушылдылар. Кечкенә балыкларның йөзеп китүен балалар сокланып күзәттеләр.
Исегезгә төшерәбез, чөгә балыгының Идел буе популяциясе Россиянең һәм Татарстанның кызыл китапларына кертелгән. Балык чыгару урыны очраклы гына сайланмаган. Тукай районының Бәтке авылында азык базасы яхшы һәм ерткычлар юк диярлек, бу исә маймычларның тиз үсеп китүенә ярдәм итәчәк.