Санитар икеайлык кысаларында Үзәк идарә инспекторлары журналистлар белән бергә бүген Урта Кабан күленә законсыз агынты су агызган өчен рейдка чыктылар.
28 апрельдә ярларны җыештыру буенча «Россия суы» бөтенроссия акциясе старт ала, ул «Экология» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Россиядә 87 ак барс исәпләнгән, аларның күбесе Алтай Республикасында – «Ирбис» төбәкара ассоциациясе һәм «Сайлюгемский» милли паркы координациясе ярдәме белән 2024 елгы бөтенроссия ак барсларны исәпкә алу нәтиҗәләре шундый.
«Экояз» конкурсында ничек катнашырга һәм җиңүчеләрне нинди бүләкләр көтә? Быел Рус география җәмгыяте дайверларын кайда көтәргә һәм юннатлар барлык балаларны туган илне яратырга ничек өйрәтәчәк?
Һәркемне «Мәхәббәт, Мәңгелек һәм Тормыш хакына» XI Бөтенроссия экологик-патриотик акциясендә катнашырга чакырабыз. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына һәм Россиядә Гаилә елына багышлана.
Министрлыкның дәүләт инспекторлары табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуларны ачыклаган һәм әйләнә-тирә мохит компонентларына зыян китергән очракта, бозучылар адресына 30 көн эчендә үз теләге белән зыянны каплау турында таләпләр җибәрелә.
Республиканың Яңа Чишмә һәм Балык Бистәсе районнары территорияләрен күчмә тикшерү барышында Экология министрлыгының Идел-Кама идарәсе инспекторлары рөхсәтсез калдыклар җыюны ачыклаганнар.
Без барыгызны да 27 апрельдә республика Үзәк өмәсенә чакырабыз. Нокса урманында «Франт» сәүдә үзәге артында көтеп калабыз. Теркәлү 11:00 сәгатьтә башлана.
Безнең марафон кысаларында Татарстанның Минзәлә, Актаныш һәм Буа районнарыннан укучылар үз оешмаларында катнашучылар өчен окоп шәмнәре ясадылар. Мондый шәм яктылык һәм җылылык биреп, 8 сәгать чамасы янып тора.
15-19 апрельдә Республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 411 мөрәҗәгать килгән. Халыкны борчыган иң актуаль мәсьәлә санкцияләнмәгән чүплекләр булды. Бу тема буенча бер атна эчендә 338 хәбәр килгән.