«Тирәк» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр беренче үсентеләрен утырттылар

2024 елның 3 сентябре, сишәмбе

Әлмәт районының Түбән Мактама балалар бакчасында нәни балалар кулы белән ясалган яшел аллея. Сентябрьнең кояшлы көннәренең берсендә саф һавада мавыктыргыч дәрес  узды.  

ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре билгеләп үткәнчә, агач утырту – балаларны табигатьне саклау эшчәнлегенә җәлеп итүнең менә дигән ысулы, шулай ук һәркем өчен файдалы эшкә тарту мөмкинлеге.

Балалар зур активлык һәм кызыксынучанлык күрсәттеләр, беркем дә читтә калмады. Алай гына да түгел, балалар үзләре яшь агачларны сакларга һәм аларны кайгыртырга булдылар.

«Үз агачын утырткан бала аның ничек үсүен, анда яфракларның ничек чәчәк атуын, җимешләрнең ничек формалашуын кызыксынып күзәтәчәк, — ул табигатьне аңларга һәм тоярга, барлык тереклекне кадерләргә һәм яратырга өйрәнәчәк», – дип ассызыклады экологлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International