2024 елның 5 сентябреннән 6 сентябренә кадәр Казанда электрон һәм электр җиһазлары калдыкларын җыю оештырылды. «Утильләштерү мәктәбе: электроника» программасында катнашу өчен Программа сайтында, «Катнашучыны теркәү» формасын тутырып, гариза калдыру җитә.
КАБУЛ ИТЕЛӘ:
∙ компьютер һәм офис техникасы;
∙ көнкүреш техникасы (кер юу машиналарын һәм суыткычларны да кертеп);
∙ электроинструмент;
∙ фәнни һәм медицина техникасы;
∙ телефоннар һәм шәхси гаджетлар;
∙ электрон һәм электр уенчыклары;
∙ картриджлар (тапшырыла торган техника күләменең 10% тан артмаска тиеш).
Программа кысаларында батареялар; радиация билгесе белән билгеләнгән җиһазлар; лампалар кабул ителми.
Искәртәбез, иске электр җиһазларын утильләштерү программасы Татарстан Республикасында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм Табигатьтән рациональ файдалану фонды арасында имзаланган Килешү кысаларында гамәлгә ашырыла. Программа халыкка үз срогын үтәгән техниканы экологик һәм уңайлы итеп эшкәртүгә тапшыру мөмкинлеген бирә, шулай ук «Экология» илкүләм проектының экологик тәрбия бирү һәм халыкның әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәтен үстерү максатларына ирешүгә ярдәм итә.
Республиканың башка шәһәрләрендә һәм районнарында техниканы җыю буенча акция үткәрү графигы белән Сез безнең сайтта «Файдалы мәгълүмат» бүлегендә таныша аласыз.