«Экология» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән үткәрелә торган «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау республика акциясенә Чистай районы активистлары да кушылды. Урманны чистартуда Экология министрлыгының Идел-Кама идарәсе инспекторлары һәм Чистай районының яшьләр сәясәте белгечләре катнашты.
Активистлар урманны һәм чишмә янындагы территорияне чистарттылар. Экоакциядә катнашучылар 7 капчык чүп-чар җыйдылар.