Экология – ул әле сәяхәтләр дә! Хәннановлар экогаиләсе, «Эковесна» конкурсында җиңү нәтиҗәсендә, Калининградка юл тотты

2024 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Быел «Экояз» конкурсының иң яхшы экогаиләсе өчен төп приз Россиянең теләсә кайсы шәһәренә сәяхәт булды. Хәннановлар гаиләсе үзләре өчен Калининградны сайлап, менә берничә көн инде аның табигый матурлыгы һәм архитектурасы белән ләззәтләнәләр. Алар инде Советск һәм Черняховск шәһәрләрендә булырга, Шаакен замогын күрергә һәм Балтыйк диңгезенең фирүзә тигезлегенә сокланып карарга өлгерделәр.

«Безнең гаилә эко стилендә яши. Быел без Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының «Экояз» республика конкурсында катнаштык һәм яңаэко сәяхәтне оттык. Табигатьне кадерләгез һәм яратыгыз, ул бит бездә бер генә», – дип тәэсирләре белән уртаклаша Азалия Хәннанова үз ролигында.    

Исегезгә төшерәбез, «Экояз» республика конкурсы ел саен «Экология» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән үткәрелә. Быел катнашучылар 8 атна дәвамында экоквест үттеләр. Бергәләп сыерчык оялары һәм җимлекләр ясадылар, калдыкларны дөрес сортларга өйрәнделәр, өмәләргә чыктылар, чишмәләрне төзекләндереп, үз участокларын тәртипкә китерделәр. 1 июньдә иң яхшы гаиләләр һәм муниципаль берәмлекләр арасында экомарафонга йомгак ясалды. Җиңүчеләргә бүләкләрне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Иң яхшы экогаилә дип Сарман районыннан Хәннановлар гаиләсе танылды. Ә шәһәр округлары категориясендә Казан шәһәре иң яхшысы булды. Сез дә катнашыгыз, экология безне барыбызны да берләштерә бит!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International