Бүген Идел-Кама каскады сусаклагычларының эш режимын җайга салу буенча Ведомствоара эшче төркемнең чираттагы утырышы узды

2024 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

Утырышта эшче төркем әгъзалары катнашты, алар арасында – Росводресурсы территориаль органнары, Росморречфлот, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Россия Табигать министрлыгы, Росгидромет, Ростехнадзор, «СО ЕЭС» АҖ, «РусГидро» ГАҖ, «Татэнерго» АҖ һәм Идел-Кама бассейны чикләрендә урнашкан субъектларның башкарма хакимият органнары вәкилләре.

Татарстан Республикасыннан видеоконференцэлемтә буенча утырышта Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков катнашты.

Идел-Кама каскады сусаклагычларының эш режимы 11 сентябрьдән 10 октябрьгә кадәр билгеләнгән.

Исегезгә төшерәбез, алдагы утырыш нәтиҗәләре буенча 11 августтан 10 сентябрьгә кадәр 5400 куб. м/с чамасы чыгымнар билгеләнгән иде.

Росводресурсының 23 август күрсәтмәләре белән Жигулев гидроузелының эш режимына ташлау чыгымнарын 5900-6400 куб. м/с кадәр арттыру ягына төзәтмәләр кертелде, төзәтмәләр Куйбышев сусаклагычының тулып бетүенә юл куймау максатыннан башкарылды. 

Быелның 5 сентябренә Куйбышев сусаклагычында гидроузелның өске бьефында БС 52,96 м, Югары Ослан гидропостында БС 52,91 м тәшкил итә.

11 августтан 5 сентябрьгә кадәр Куйбышев сусаклагычының су дәрәҗәсе 52,77 м БС тамгасыннан 52,96 м БС тамгасына кадәр (гидроузелның өске бьефында) 19 см дәрәҗәсендә арткан.

Росводресурсы исәпләүләре буенча, Куйышев сусаклагычының гидроузел аша чыгымнар 5 800 — 6 200 куб.м/с булганда, Куйбышев сусаклагычының биеклеге 52,0 мБС тамгасыннан түбән төшмәячәк.

Килеп туган су хуҗалыгы һәм гидрологик хәлне исәпкә алып, Министрлык Росводресурсы тәкъдим иткән сусаклагычлар гидроузелларының эш режимын хуплады:

Куйбышев: ташлау чыгымнары: 5800-6200 куб.м/с;

Түбән Кама: гидроузел плотинасы янындагы өске бьефта су биеклеген 63,0-63,75 м БС тамгаларында тотарга.

11 сентябрьдән 10 октябрьгә кадәр сусаклагычларның гидроузелларының эш режимы Росводресурсының рәсми сайтында бастырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International