ЯҢАЛЫКЛАР


11
июнь, 2024 ел
сишәмбе

Илкүләм рейтинг агентлыгы тарафыннан Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты белән берлектә үткәрелгән 2022 елгы төбәкләрнең ESG-ренкингы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы 2 урынны алды, шул ук вакытта критерийларның экологик блогында – 1 урынны. Бу хакта бүген журналистларга экология министры Александр Шадриков искә төшерде.

Сәламәтлек сыйфатын күтәрү һәм экологик хәлне яхшырту – 2019 елдан бирле Владимир Владимирович Путин кушуы буенча илдә гамәлгә ашырыла торган «Экология» илкүләм проектының төп максатлары. Бүген ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков Министрлар Кабинетында чыгыш ясады. 

Россия Федерациясе Хөкүмәте дәүләт экологик экспертизасын үткәрү турында яңа нигезләмә раслады. Әлеге нигезләмә федераль закон нормаларын (25.12.2023 ел, 673-ФЗ номерлы федераль закон һәм 25.12.2023 елның 681-ФЗ номерлы федераль закон) гамәлгә ашыру максатларында эшләнде, алар белән дәүләти экологик экспертиза үткәрү тәртибенә җитди үзгәрешләр кертелде.

Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков «Иделне савыктыру» һәм «Уникаль су объектларын саклау» проектларын алыштырачак яңа федераль проект турында сөйләде.


10
июнь, 2024 ел
дүшәмбе

«Компас» фондының «Илкүләм җыештыру үзенчәлекләре» Бөтенроссия акциясе кысаларында 15 июньдә берьюлы ике грандиоз вакыйга узачак! Бу –Казансу елгасы ярындагы өмә һәм «Экояз» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү.

16 апрельдән 31 майга кадәр Татарстан Республикасында «Макулатураны тапшыр-агачны коткар» Бөтенроссия эко-марафоны узды.

Акция Татарстан Республикасы районнары һәм шәһәрләре арасында ярышлар рәвешендә үтте.

Бүген Экология министрлыгы һәм «ТР Геология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану буенча фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ хезмәткәрләрен Экология һәм Әйләнә-тирә мохитне саклау көненә багышланган тантаналы бүләкләү булды.

Дәрес Чистайның 2 нче лицееның мәктәп яны лагеренда узды. Экологик дәрес Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көненә туры китерелде. Идел-Кама идарәсе инспекторы Гөлназ Шакирова балаларга ни өчен табигатьне һәм әйләнә-тирә дөньяны саклау мөһим булуы турында сөйләде.


7
июнь, 2024 ел
җомга

1 июньнән 7 июньгә кадәр Казанда атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тоту автомат станцияләре тарафыннан пычратучы матдәләрнең рөхсәт ителгән чик концентрациясе артуы теркәлгән:


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International