Тиздән бездә пластик азрак булачак. 2025 елның 1 сентябреннән Россиядә ПЭТ-төргәкләр җитештерүне чикләү үз көченә керә.
Хөкүмәт карары белән күп катлы шешәләр, гадәти булмаган төсләр һәм поливинилхлоридтан этикеткалы ПЭТ-пакетлар җитештерү тыелачак. Әлегә пластик шешәләрне берничә төстә генә: үтәкүренмәле, зәңгәр, яшел һәм көрән, шулай ук сөт продуктлары өчен ак шешәләр җитештерергә рөхсәт иттеләр. Бу чара чүп полигоннарына йөкләнешне һәм табигатькә тискәре йогынтыны киметергә ярдәм итәчәк.
Полиэтилентерефталаттан төрү белән проблема шунда ки, аны кабат кулланырга ярамый. Күп тапкыр файдаланырга тырышканда, ул кеше организмына тискәре йогынты ясый торган зарарлы матдәләрне бүлеп чыгара.
Мөмкин булганча, чүп җыярга гына түгел, табигатькә ярдәм итү һәм пластикка икенче мөмкинлек бирү өчен аны сортларга аерырга да чакырабыз.