Бүген «Экология» илкүләм проектының «Россия суы» бөтенроссия акциясе сезоны тәмамлануга багышланган матбугат конференциясе узды. Быел бөтен Россия буенча 32 мең километрдан артык яр буе чистартылган, 20 мең эко-агарту чарасы үткәрелгән, аларда илнең 89 төбәгеннән миллионнан артык активист һәм волонтер катнашкан.
Татарстан Республикасы акциядә 2019 елдан бирле катнаша һәм инде өч тапкыр җиңүче булды. 2023 елда Татарстанда яр буе территорияләрен чистарту чараларында 323 меңгә якын кеше катнашкан, 9 мең чакрымга якын яр чистартылган һәм 22 мең куб.м. чүп-чар җыелган.
Сентябрьдә Зөбәрҗәт күлендә «Яшел Россия» бөтенроссия өмәсе узды, анда 300 татарстанлы катнашты. Җәй көне Менделеевскида Кама елгасы ярларын чистарттык. Җыештыру эшләре Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Пермь крае һәм Самара өлкәсен берләштергән төбәкара акциянең бер өлеше булды.
Матбугат конференциясе кысаларында акциянең киләчәк үсеше һәм аны «Экологик иминлек» яңа илкүләм проектына интеграцияләү планнары яңгырады. Яңа илкүләм проектның «Россия суы» федераль проектына Татарстан Республикасыннан ике чараны кертү килештерелгән. Бу Чаллыдагы Мәләкәскә һәм Казандагы кушылдыклары булган Нокса елгалары үзәннәрен чистарту.
Экспертлар якындагы 5 елга өстенлекле юнәлешләр турында да фикер алыштылар, корпоратив волонтерлыкка һәм «яшел» икътисад моделен формалаштыруга аерым игътибар бирделәр. 2024 ел акциясенә йомгак 5 декабрьдә Иреклеләр көнендә ясалачак.
Исегезгә төшерәбез, «Россия суы» акциясе – илдә иң эре волонтерлык экологик инициативаларының берсе, ул дәүләтнең барлык төбәкләрендә 10 миллионнан артык катнашучыны берләштерде. Су саклау марафоны 2014 елдан «Экология» илкүләм проекты кысаларында Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы тарафыннан үткәрелә. Узган елларда «Россия суы» волонтерлары 10 000 нән артык сулыкны чүп-чардан чистарткан, 92 000 КамАЗ чүп-чар җыеп чыгарган.