«Чиста БРИКС елгалары» инициативасы дәвам итәчәк

2024 елның 23 октябре, чәршәмбе

Берләшмәдә катнашучы илләр экологик юнәлештә тырышлыкларын хуплый. XVI саммит нәтиҗәләре буенча Казан декларациясендә БРИКС (BEST) экологик чиста технологияләр платформасы кысаларында «Чиста БРИКС елгалары»  инициативасы алга таба үсеш алачак, дип теркәлде. 

Берләшмә илләре вәкилләре шулай ук үсеп килүче буынны табигатьне саклау эшчәнлегенә актив җәлеп итү яклы булдылар, әйләнә-тирә мохиткә сакчыл караш тәрбияләү һәм җәмгыятьнең, беренче чиратта яшьләрнең, хәбәрдарлыгын арттыру бик мөһим, дип билгеләп үттеләр.

«Экология» илкүләм проекты кысаларында илебездә су объектларын саклау буенча проектлар актив гамәлгә ашырыла. 2019 елдан Татарстан Республикасында 24 су объектында экосавыктыру уздырылган, 33 елганың үзәне чистартылган, 66 гидротехник корылмага капиталь ремонт ясалган, 8 яр ныгыту корылмасы төзелгән. Озерный нефть ятмасының эшләми торган 24 чакрым нефть үткәргече сүтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International