Министрлыкның тәҗрибәле хезмәткәре, 40 еллык хезмәт стажы булган эколог Андрей Васильевич Ермолаев бүген лаеклы ялга чыга. Атналык киңәшмәдә министр Александр Шадриков коллегасын намуслы хезмәте һәм сайлаган эшенә тугрылыгы өчен котлады һәм рәхмәт белдерде. Аның әйләнә-тирә мохитне саклау эшенә керткән зур өлеше федераль дәрәҗәдә дә билгеләп үтелде – Андрей Васильевич Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгының «Табигатьне саклау отличнигы» күкрәк билгесенә лаек булды.
Белеме буенча географ, һөнәри юлын ул Казан шәһәренең Гидрометеорология һәм табигый мохитне контрольдә тоту буенча Идел буе территориаль идарәсендә дәүләт инспекторы булып башлый. 1990 елда ук яшь белгеч буларак Татарстан АССРның табигатьне саклау буенча дәүләт комитетының табигатьне саклау буенча Казан шәһәр комитеты бүлеген җитәкли.
1993 елда Андрей Васильевич Татарстан Республикасы Әйләнә-тирә мохит һәм табигый байлыклар министрлыгына атмосфера һавасын саклау буенча белгеч булып эшкә урнаша һәм шуннан бирле сайлаган юлын үзгәртми. Өч дистә ел эчендә ведомство атамасының яңартылуы да, җитәкчелекнең алмашынуы да була, әмма безнең герой һәрвакыт Министрлыкның үткәне һәм бүгенгесе арасында бәйләүче җеп булып кала. Зур тәҗрибәсе һәм белем багажы булган Андрей Васильевич һәрвакыт ярдәмгә килә, авыр минутларда булыша - аның турында хезмәттәшләре шулай сөйли.
Эколог һөнәре буенча гына түгел, күңелендә дә, табигатьне бик нык ярата, сәяхәт итә һәм тарихи мәдәнияте белән бергә үзе өчен яңа шәһәрләр һәм илләр ача. Безнең героебыз өчен юаныч булып дачада ял итү, шау-шудан һәм су-зыгыдан еракта үзеңне табигать белән ялгызлыкта хис итү мөмкинлеге тора.
Министрлыкның зур коллективы Андрей Васильевичны лаеклы ялга чыгуы белән котлый! Бәхетле булыгыз, әйләнә-тирә дөньяга сөенеп, үзегез өчен ниндидер яңалык ачудан туктамагыз! Сезгә яктылык, яхшылык һәм иминлек телибез!