Ел башыннан экологик кабул итү бүлмәсенә 8 меңнән артык мөрәҗәгать кергән

2024 елның 28 октябре, дүшәмбе

Ел башыннан Республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсендә 8283 мөрәҗәгать теркәлгән. Бу «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасында – 3768 хәбәр һәм «Халык контроле» системасы буенча килгән 1283  хәбәр. 177 мөрәҗәгать «ПОС» кире элемтә платформасында һәм 3055 Министрлыкның интернет-кабул итү системасы аша теркәлгән.

Халык арасында иң популяр мәсьәлә булып санкцияләнмәгән чүплекләр һәм чүп-чарны вакытында чыгармау темасы кала бирә. Бу сорауга 5309 мөрәҗәгать туры килә. Шулай ук 1186 хәбәр атмосфера һавасының сыйфатына һәм 889 хәбәр суның сыйфатына бәйле булган.

Бүгенгә 7260 мөрәҗәгать экологлар тарафыннан каралган һәм хәл ителгән инде.

Исегезгә төшерәбез, табигатьне саклау законнарын бозуның барлык фактлары турында түбәндәге элемтә каналлары аша хәбәр итәргә мөмкин:

- (843)267-68-67 телефоны буенча;

- интернет аша кабул итү системасына: http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;

- «Халык контроле» системасындагы «Экология» категориясенә;

- «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы буенча;

- «Цифрлы кире элемтәнең бердәм тәрәзәсе»: https://eco.tatarstan.ru/;

- атна саен, сишәмбе көнне уза торган гражданнарны кабул итү барышында. Әлеге телефон аша язылырга мөмкин: (843) 267-68-48.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International