Халыкара кәгазьсез бер көнгә Татарстан 61 тонна макулатура җыйды

2024 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

«Экология» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән «БумБатл» Бөтенроссия акциясе башлануга нәкъ бер ай вакыт узды. Бүген, Халыкара кәгазьсез бер көндә, төбәкләрдә акцияне гамәлгә ашыруга арадаш йомгаклар ясалды.

Иң нәтиҗәле лидерлар өчлеге хәзер түбәндәгечә: Белгород өлкәсе – 161 тонна макулатура, Татарстан Республикасы – 61 тонна һәм Донецк Халык Республикасы – 47 тонна кәгазь калдыклары.

Кабул итү пунктларына кәгазьне волонтерлар һәм җирле халык алып килгән, чималның шактый өлешен уку йортлары ярдәмендә җыеп алганнар. Мәктәпләр, балалар бакчалары, көллиятләр һәм югары уку йортлары Экология проектына аның беренче эш көненнән үк кушылды. Акцияне гамәлгә ашыру чорында эшкәртүгә 1 мең тоннадан артык кәгазь чимал җибәрелде, «Бумбатл»да 242 меңнән артык кеше катнашты инде.

Исегезгә төшерәбез, 15 ноябрьгә кадәр сезнең дә кәгазь көрәшенә кушылу мөмкинлеге бар. Мөмкин кадәр күбрәк макулатура җыярга һәм рәсми сайтта теркәлү узарга кирәк: https://бумбатл.национальныепроекты.рф/.

#Бумбатл #экосистема #нацпроектэкология хештеглары белән социаль челтәрләрдә катнашуыгыз турында фото урнаштырырга онытмагыз.

«Экология» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән «БумБатл» Бөтенроссия макулатура җыю акциясе инде бишенче ел рәттән уза. «БумБатл»ны уздыру дәверендә анда 5,9 миллионнан артык кеше катнашып, алар 161 мең тоннадан артык макулатура җыйганнар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International