Чаллының 104нче бакчасында Кама буе идарәсе инспекторлары «Җирне саклагыз – безнең уртак йортыбыз» дигән мавыктыргыч экология дәресе үткәрделәр.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар планетаның табигате турында күп кенә кызыклы фактлар белделәр һәм яңа белемнәрен интерактив уенда-фаразлауда кулландылар. Балалар шулай ук экологларга кызыксындырган сорауларын да бирделәр. Дәрес азагында һәркем Экология министрлыгыннан истәлекле буяу китапларын алды!
Экология министрлыгы инспекторлары, иң кечкенәләр арасында экологик белем дәрәҗәсен арттыру өчен, мондый очрашуларны еш үткәрә. Бу «Экологик иминлек» илкүләм проектының максатларын тормышка ашыруда ярдәм итә.