ТР Экология министрлыгы санитар-экологик икеайлыкка беренче нәтиҗәләрне ясый. 10 көн эчендә төрле характерда табигатьне саклау законнарын бозуның 278 очрагы ачыкланды.
Контрольнең төп нәтиҗәләре:
• Авиация мониторингы барышында 150 хокук бозу очрагы ачыкланды;
• Табигатьне саклау ведомстволары инспекторлары рейд тикшерүләре вакытында 100 хокук бозу очрагын ачыкладылар;
• Автомобиль юлларына бүлеп бирелгән полосалар буенча «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ белән уртак рейдлар барышында 28 хокук бозу очрагы теркәлде.
Бүгенге күчмә чара кысаларында Биектау районында 3 хокук бозу очрагы ачыкланды. Шулай ук автомобиль рейдлары башка районнар буенча да уздырылды: Алабуга инспекторлары 6 чүплек тапты, Чирмешәндә – 5.
Биектау районында рейдның ничек узуы турында – безнең видеоматериалда.