12 апрельдә ТР Экология министрлыгы ТР «Чиста булачак» яшьләр экология хәрәкәте белән берлектә Горки-Әмәт урманында өмә үткәрә. Бу ял көннәрен файдалы итеп үткәрү һәм шәһәребезне чистарак һәм яхшырак итү өчен менә дигән мөмкинлек.
«ДОМ» экоүзәгендә очрашабыз (Казан, Җиңү проспекты, 71Г), 13:00 сәг.
«Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән уза торган өмәдә катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк: https://dobro.ru/event/11139517#11409596
Шулай ук катнашучыларга чатка кушылырга кирәк, анда танышу һәм алга таба аралашу узачак: https://t.me/+W_2Y8ZVvhmRlZjRi
Исегезгә төшерәбез, узган ел санитар икеайлык кысаларында өмәләрдә 398 мең татарстанлы катнашты.