ЯҢАЛЫКЛАР


26
август, 2024 ел
дүшәмбе

Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысаларында Казан Экспо халыкара күргәзмә үзәгендә «Бизнес һәм биотөрлелек» темасына түгәрәк өстәл узды – экосистемаларны саклау буенча комплекслы якын килүне формалаштыру максатларында көчләрне берләштерү турында сүз барды. Түгәрәк өстәлдә экология министры урынбасары Ольга Манидичева катнашты. Үзенең чыгышында ул Экология министрлыгының Идел-Кама лачын-балобан популяциясен торгызу проекты турында сөйләде.


23
август, 2024 ел
җомга

Зур матбугат конференциясе кысаларында экология министры Александр Шадриков журналистларга лачын-балобан балалары популяциясен торгызу буенча проектның нинди стадиядә булуы турында җентекләбрәк сөйләде. Июнь азагында Кама Тамагына китерелгән лачын балалары кыргый табигатькә чыгарылган инде.


21
август, 2024 ел
чәршәмбе

Июнь азагында 6 балабан лачыны баласы Татарстан Республикасының Кама Тамагы районына китерелде, анда алар галим-орнитологлар һәм волонтерлар сагында торды, соңрак кыргый табигатькә чыгарылды. Барлык лачыннар канатка бастылар, мөстәкыйль рәвештә ауга чыга һәм яңа территорияләрне үзләштерә башладылар. 


17
июль, 2024 ел
чәршәмбе

«Экология» илкүләм проектына ярдәм итү өчен Татарстан Республикасы Экология министрлыгының Идел-Кама лачын-балобан популяциясен торгызу проекты дәвам итә. Быел проектның төп этаплары «Сапсан» питомнигыннан (Мәскәү өлкәсе) 10 кошчыкны  китерү һәм волонтерлар лагерен оештыру булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International