ТР Экология министрлыгы “Казаноргсинтез” ГАҖ белән берлектә лачын-балобанның конструктор моделен уйната!

2026 елның 23 гыйнвары, җомга

3 февральгә кадәр һәркемнең конкурста катнашу һәм лачын-балобанның конструктор моделен оту мөмкинлеге бар. Уен Идел-Кама лачын-балобан популяциясен торгызу проектының партнеры “Казаноргсинтез” ГАҖ белән берлектә уза. 

Катнашу өчен “Телеграм” мессенджерына түбәндәге сылтама буенча күчәргә кирәк: https://t.me/minecort, конкурсны оештыручыларга язылырга һәм “Катнашам!” төймәсенә басарга кирәк.

Җиңүче 3 февральдә рандомайзер кушымтасы ярдәмендә билгеләнәчәк.

Исегезгә төшерәбез, Идел-Кама лачын-балобан популяциясен торгызу проекты Татарстан Экология министрлыгы тарафыннан 2023 елда “СИБУР” компаниясе ярдәме белән тәкъдим ителгән иде. Проектны гамәлгә ашыруның өч елында республиканың Кама Тамагы районында табигый яшәү тирәлегенә 24 кош чыгарылган. Алар арасында - Татарстанда 50 елга якын вакыт эчендә беренче тапкыр туган ике кош баласы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International