Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Азат Җиһаншин Казан зооботаника бакчасында булды. Чара барышында ведомство башлыгына Кызыл китапка кертелгән Лачын-балобан популяциясен торгызу программасының дүртенче этабына әзерлек турында хәбәр иттеләр.
Зооветеринария бүлеге буенча директор урынбасары Александр Малев министрга оя парларының торышы турында мәгълүмат бирде. Үрчетү өчен зооботаника бакчасында урнашкан ерткыч кошларның берсе актив оя кору фазасында. Бу елның апрель–май айларында ук кошчыклар барлыкка килер дип көтелә.
Моннан тыш, Азат Җиһаншинга нәсел үрчетү өчен заманча җиһазлар — кошлар өчен инкубатор, вольер комплекслары, шулай ук зооботаника бакчасы инфраструктурасының яңартылган объектларын күрсәттеләр.
Белешмә: Лачын-балобанны реинтродукцияләү программасы республикада «СИБУР Казаноргсинтез»компаниясе ярдәме белән 2023 елдан бирле уңышлы гамәлгә ашырыла. Бу вакыт эчендә табигый яшәү тирәлегенә 24 баш чыгарылган. 2026 елда Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгының Саралы участогы территориясендә чебиләр чыгару планлаштырыла. Проект Россиядә сирәк очрый торган ерткыч кошлар санын нәтиҗәле торгызуның бик аз мисалларыннан берсе булып тора.