Казанда «Бизнес һәм биотөрлелек» темасына түгәрәк өстәл утырышы узды

2024 елның 26 августы, дүшәмбе

Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысаларында Казан Экспо халыкара күргәзмә үзәгендә «Бизнес һәм биотөрлелек» темасына түгәрәк өстәл узды – экосистемаларны саклау буенча комплекслы якын килүне формалаштыру максатларында көчләрне берләштерү турында сүз барды. Түгәрәк өстәлдә экология министры урынбасары Ольга Манидичева катнашты. Үзенең чыгышында ул Экология министрлыгының Идел-Кама лачын-балобан популяциясен торгызу проекты турында сөйләде.

«Бүген Казанда хакимият һәм бизнес органнары вәкилләре, галимнәр һәм экспертлар балобан-лачын популяциясен саклауга бәйле мәсьәләләр турында фикер алышу өчен җыелды. Мин профессионаллар диалогы нәтиҗәле булыр һәм канатлы уникаль ерткычларны саклау файдасына хезмәт итәр дип бик өметләнәм. Лачыннар илебезнең милли байлыгы булып тора, алар гасырлар буена кешенең тугры дуслары һәм ярдәмчеләре булган. Бүген лачын аулау традицияләре Россиянең төрле төбәкләрендә сак кына яңадан торгызыла», – дип билгеләде Ольга Манидичева.

Исегезгә төшерәбез, инде икенче ел «СИБУР» компаниясе ярдәме белән Идел-Кама лачын-балобан популяциясен торгызу проекты гамәлгә ашырыла. Бу проект хакимият, бизнес, фән һәм җәмгыять диалогы үрнәге булды. Ул волонтерларны җәлеп итеп, фәнни бергәлекнең фәнни катнашында бара. Төп максат – лачыннарны кыргый табигатьтә тереклеккә әзерләү, аларны реинтродукцияләү.

Бүген форум мәйданчыгында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, «Казаноргсинтез» ГАҖ, А.И.Щеповских исемендәге Әйләнә-тирә мохитне саклауга ярдәм итүнең төбәк иҗтимагый фонды һәм «Кэпт Налоги и Консультирование» ҖЧҖ арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Имзаланган килешү «Экология» илкүләм проектының «Биологик төрлелекне саклау һәм экологик туризмны үстерү» федераль проекты чараларын гамәлгә ашыруга ярдәм итүне күздә тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International