«Бәллүр компас» премиясендә катнашу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз

2025 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

10 февральгә кадәр Рус география җәмгыяте химаясендә «Бәллүр компас» илкүләм премиясендә катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә. География, экология, табигый һәм тарихи-мәдәни мирасны саклау һәм популярлаштыру өлкәсендәге проектыгыз турында барысына да сөйләгез.

Анда илебез һәм чит ил иҗтимагый оешмалары, фәнни һәм мәгариф учреждениеләре, иҗат берлекләре, төрле өлкә предприятиеләре, шулай ук бәйсез инициатив төркемнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре катнаша ала.

Сезне 11 номинация көтә:

- «Фәнни казаныш»

- «Мәгариф»

- «Табигый һәм тарихи-мәдәни мирасны саклау буенча иң яхшы социаль-мәгълүмати проект»

- «Сәнәгать предприятиеләренең, бизнесның иң яхшы экологик проекты»

- «Сәяхәт һәм экспедиция»

- «Иң яхшы ММЧ проекты, медиа-проект»

- «Басма»

- «Фотоэш»

- «Гражданлык позициясе»

- «Иң яхшы региональ проект»

- «Җәмәгатьчелек тарафыннан танылу»

Заявка бирегез һәм табигый һәм мәдәни мирасны саклау хәрәкәтенең бер өлеше булыгыз!  Номинацияләр, катнашу һәм теркәлү шартлары турында тулырак мәгълүматны рәсми сайтта табарга мөмкин: https://rus-compass.ru/

Исегезгә төшерәбез, Идел-Кама лачын-балобан популяциясен торгызу буенча Экология министрлыгы проекты «Бәллүр компас» премиясенең экспертлар советы тарафыннан югары бәяләнде. 2024 елда проект «Табигый һәм тарихи-мәдәни мирасны саклау буенча иң яхшы социаль-мәгълүмати проект» номинациясендә җиңүчеләр өчлегенә кергән.

Белешмә: «Бәллүр компас» премиясе быел «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән 13 мәртәбә уздырыла. Премияне үткәрү чорында дөньяның 48 иленнән һәм Россиянең барлык төбәкләреннән 4322 проект килде. «Җәмәгатьчелек тарафыннан танылу» махсус номинациясендә җиңүчене интернет-тавыш бирү юлы белән билгелиләр, анда 2,7 миллионнан артык кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International