Балобан лачыннары инде мөстәкыйль рәвештә аулый һәм яңа территорияләрне үзләштерә

2024 елның 21 августы, чәршәмбе

Июнь азагында 6 балабан лачыны баласы Татарстан Республикасының Кама Тамагы районына китерелде, анда алар галим-орнитологлар һәм волонтерлар сагында торды, соңрак кыргый табигатькә чыгарылды. Барлык лачыннар канатка бастылар, мөстәкыйль рәвештә ауга чыга һәм яңа территорияләрне үзләштерә башладылар. Нәни кошчыклар табыш таба алмагач, алар тамак ялгап алу өчен кичләрен кире кайталар. Хэкта лачын-балобаннар өчен һәрвакыт өстәмә тукландыру тәэмин ителәчәк, алар теләсә кайсы вакытта әйләнеп кайта һәм монда азык таба алачак.

Исегезгә төшерәбез, 2023 елның июнендә Кама Тамагы районына 10 кошчык китерелгән иде, алар кыргый табигатькә чыгарылдылар. 2024 елда Экология министрлыгының «Экология» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән Идел-Кама лачын-балобан популяциясен торгызу проекты «СИБУР» компаниясенең грант системасы ярдәмендә, шулай ук Россия Табигать министрлыгы тарафыннан югары бәяләнү нәтиҗәсендә дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International