Лачын-балобанны реинтродукцияләү проекты яшәячәк һәм дәвам итәчәк

2024 елның 23 августы, җомга

Зур матбугат конференциясе кысаларында экология министры Александр Шадриков журналистларга лачын-балобан балалары популяциясен торгызу буенча проектның нинди стадиядә булуы турында җентекләбрәк сөйләде. Июнь азагында Кама Тамагына китерелгән лачын балалары кыргый табигатькә чыгарылган инде.

«Безнең Щеповских исемендәге фонд лачын-балобан популяциясен торгызу инициативасы белән чыкты. Соңгы тапкыр лачыннарны Кама Тамагында 1972 елда, 50 ел элек күргәннәр. Без бергә проект әзерләдек, «СИБУР» грантына гариза бирдек. Алар безгә узган ел да, быел да ярдәм иттеләр. Чынлыкта бик матур проект килеп чыкты. «СИБУР» компаниясенә күрсәткән ярдәме өчен зур рәхмәт. Узган елда проект «Бәллүр компас» премиясе финалисты булды. Хәзер инде китерелгән кошчыкларның икенче партиясе оча. Проект яшәячәк һәм дәвам итәчәк. Кечкенә кошчыклар инде канатка бастылар, волонтерлар әйтмешли, алар үзләре оча һәм аулый. Кош балаларына ярдәм итүче фәнгә һәм КФУ студентларына рәхмәт», - дип билгеләп үтте Александр Шадриков.  

Ясалма оялыкларда лачын-балобаннар өчен һәрвакыт өстәмә тукландыру тәэмин ителәчәк, алар теләсә кайсы вакытта әйләнеп кайта һәм монда азык таба алачак.

Исегезгә төшерәбез, 2023 елның июнендә Кама Тамагы районына 10 кошчык китерелгән иде, алар кыргый табигатькә чыгарылдылар. 2024 елда Экология министрлыгының «Экология» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән Идел-Кама лачын-балобан популяциясен торгызу проекты «СИБУР» компаниясенең грант системасы ярдәмендә дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International