Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы #ЭстафетаДобра флешмобына кушылды. Акция кысаларында Чүпрәле районының Алешкин-Саплык авылындагы «Дуслык күле» ял паркында агачлар утыртылды.
Теләче 1нче балалар бакчасы педагоглары, тәрбияләнүчеләр белән бергә, безнең #ЭстафетаДобрада даими катнашучылар булып торалар. Бу юлы өлкән төркем балалары җәйге урамда йөрү вакытында өлкәннәргә ярдәм иткәннәр: үсемлекләргә су сипкәннәр, территорияләрне чүп-чардан чистартканнар. Тәрбиячеләр балачакта яхшы экогадәтләрне үзләштерергә кирәк дип ышана.
Сезнең ярдәмегез белән атна саен безнең игелекле эшләр исемлеге тулылана бара. Экологик яктан чиста гамәлләр һәм игелекле эшләр өчен һәркемгә рәхмәт!
Атна саен без сезне #ЭстафетеДобрада катнашучылар белән таныштырабыз. Бүген Юлия Тимарина турында сөйлибез. Ул #ЭстафетеДобрада беренче җиңүче һәм иң актив катнашучы. Әмма бу ханым бер эштә генә тукталмый һәм игелекле эшләр эшләвен дәвам итә.
Kindergartens, schools, organizations and just caring residents of our Republic have already supported us in the marathon of kindness. In six months #GoodnessRelay participants planted trees, fed birds, sorted garbage. In total, more than 100 good deeds were done. We follow everyone, watch all the videos and rejoice at the number of eco-friendly Tatarstan residents.
Исегезгә төшерәбез, Экология министрлыгы #ЭстафетаДобра конкурсын үткәрә. Конкурс ел дәвамында барачак, әмма беренче өч җиңүче «Экояз-2023» конкурсына йомгак ясау кысаларында июнь башында ук үз призларын алачак. Бүләк итеп портатив тавыш көчәйтү системасы (иң актив балалар бакчасы яки мәктәп), фотоаппарат (иң актив оешма яки ведомство), ә иң актив катнашучыны велосипед көтә! Сез бу искиткеч бүләкләрнең барысын да җиңеп алырга өлгерәсез әле.
Исегезгә төшерәбез, ел башында ТР Экология министрлыгы #ЭстафетаДобра флешмобын эшләтеп җибәрде. Һәр катнашучының табигать өчен яхшы эш башкарып, искиткеч бүләк алу мөмкинлеге бар. ТР Экология министрлыгының рәсми сайтында (https://eco.tatarstan.ru/index.htm/news/2157413.htm) флешмоб турында бөтен мәгълүмат бар.
Ел башында ТР Экология министрлыгы #ЭстафетаДобра флешмобын эшләтеп җибәрде. Һәр катнашучының табигать өчен игелекле эш башкарып, менә дигән приз алу мөмкинлеге бар. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының рәсми сайтында (https://eco.tatarstan.ru/index.htm/news/2157413.htm) флешмоб турында мәгълүмат урнаштырылды.
Бүген без сезгә бер игелекле эш ничек итеп тагын күпләрне җәлеп итүен күрсәтербез. Карагыз, Түбән табын интернат-мәктәбе укучылары җимлекләр элеп, эстафетаны Югары Чаллы интернат мәктәбе балаларына тапшырдылар. Егетләр #ЭстафетуДобра акциясен кабул иттеләр һәм үзләренең игелекле эшләре белән фото урнаштырдылар.
Менә өченче ай инде без сезнең белән #ЭстафетаДобрна акциясен тапшырабыз. Бу флешмоб инде яхшы традициягә әверелде. Бүген Кукмара шәһәренең «Ромашка» 10 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрдән игелекле эшләр фотоотчетын күрсәтәчәкбез. Алар безнең даими ярдәмчеләребез, өченче ай алар игелекле эшләр башкаралар һәм безне билгеләп үтәләр, ә без, үз чиратыбызда, аларны.