Атна саен без сезне #ЭстафетеДобрада катнашучылар белән таныштырабыз. Бүген Юлия Тимарина турында сөйлибез. Ул #ЭстафетеДобрада беренче җиңүче һәм иң актив катнашучы. Әмма бу ханым бер эштә генә тукталмый һәм игелекле эшләр эшләвен дәвам итә. Бу юлы Тимариннар гаиләсе чүп җыялар, чәчәк бакчаларын карыйлар һәм үсемлекләргә су сибәләр. Аларның игелекле эшләрен 1000нән артык татарстанлы күргән инде. Алар үзләре генә түгел, балалар бакчаларын, танышларын һәм туганнарын да актив катнашуга җәлеп итәләр, чөнки марафон кагыйдәләренең берсе – игелекле эш эшләдеңме – икенче берәүгә тапшыр!
Сез дә безнең марафонга кушыла аласыз. Моның өчен бары тик яхшы эшләр генә башкарырга кирәк. Социаль челтәрләрдә видео яки фото белән пост урнаштырырга һәм эстафетаны башкаларга тапшырырга кирәк. Иң мөһиме #минэкологиирт һәм #ЭстафетаДобра хештегларын куярга онытмагыз, шулай итеп без сезне эзләп таба алабыз. Бәлки, киләсе атнада ук нәкъ менә сезнең турында сөйләрбез һәм нәкъ менә сез безнең эстафетаның төп бүләген алырсыз.