Игелек кыл! #ЭстафетаДобра флешмобы дәвам итә!

2024 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы #ЭстафетаДобра флешмобына кушылды. Акция кысаларында Чүпрәле районының Алешкин-Саплык авылындагы «Дуслык күле» ял паркында агачлар утыртылды.

Барлыгы мәйданчыкта 310 данә тирәк һәм өрәңге үсентесе утыртылган. Чарада ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, ТР Экология һәм табигать ресурслары  министрлыгының эшләр идарәчесе Алексей Сарафанов катнашты.

«Эстафетаны безгә ноябрь ахырында республиканың экология һәм табигать ресурслары министры Александр Валерьевич тапшырды. Ул туган ягында Укытучылар чишмәсен төзекләндерде. Ул вакытта агачлар утыртырга соң иде, шуңа күрә без язны көттек. Дуслык күле-истәлекле урын, ул ике халык – татарлар һәм чуашлар арасында тынычлык һәм татулыкның гәүдәләнеше булып тора. Үсентеләр тамыр җибәрер һәм паркка килүчеләрне күп еллар сөендерер дип өметләнәбез. Белгечләр аларның хәлен күзәтәчәк», - дип шәрехләде ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы эстафетаны алга таба - Лубян урман-техник көллиятенә тапшырды.

Исегезгә төшерәбез, #ЭстафетаДобра флешмобы ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тарафыннан 2023 елның гыйнварында эшләтеп җибәрелгән иде. Акциягә 100 дән артык кеше кушылды. Катнашучылар агачлар утырттылар, өмәләрдә катнаштылар, чишмәләрне төзекләндерделәр, фото һәм видео материалларны «ВКонтакте» социаль челтәрендәге үз битләрендә урнаштырдылар һәм эстафетаны башкаларга тапшырдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International