Бүген без сезгә бер игелекле эш ничек итеп тагын күпләрне җәлеп итүен күрсәтербез. Карагыз, Түбән табын интернат-мәктәбе укучылары җимлекләр элеп, эстафетаны Югары Чаллы интернат мәктәбе балаларына тапшырдылар. Егетләр #ЭстафетуДобра акциясен кабул иттеләр һәм үзләренең игелекле эшләре белән фото урнаштырдылар. Алар экодәресләр үткәрделәр, җимлекләр элделәр һәм Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган авылдашларына куелган һәйкәл янын җыештырдылар, шулай ук Түбән Кама мәктәбендә яшәүчеләргә эстафетаны тапшырдылар.
Түбән Кама укучылары безнең марафонны хупладылар һәм этләр приютында булдылар. Алардан соң флешмобны Түбән Каманың 18 нче мәктәбе укучылары күтәреп алды. Алар җимлекләр ясап, утильләштерүгә батарейкалар тапшырдылар.
Әлеге чылбырда тагын бер Түбән Каманың сәламәтлекләре чикле балалар мәктәбе укучылары катнашты. Акциянең дәвам итүен көтәбез.
Бу чылбырның бер өлеше булырга телисезме? #ЭстафетеДобрага кушылыгыз!