ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2021 ел
сишәмбе

2021 елның 10 февраленнән 30 июненә кадәр Россия Федерациясе субъектлары мәктәпләрендә «Нәни экологлар – мәктәпкәчә яшьтәге балалар» һәм «Нәни экологлар – яшь табигать сакчылары» дигән иң яхшы стенд (почмак) Бөтенроссия конкурсы старт алды. Чараны Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты оештыра.


1
март, 2021 ел
дүшәмбе

1 марттан 30 апрельгә кадәр балалар өчен экологик рәсем республика конкурсы узачак. Чара Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган.


9
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

Бөтенроссия экологик диктант язу буенча иң яхшы һәм иң актив төбәк дип Татарстан Республикасы танылган. Шулай ук төбәк җиңүчеләр саны буенча да беренче урында тора – 4 772 кеше. Экомәгърифәтчелек акциясендә илнең барлык субъектларыннан 2,8 млн. кеше катнашкан, Россия буенча 3,6 мең офлайн-мәйданчык эше оештырылган.


2
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

Чара Казанның нефть химиясе көллиятендә узды. Анда ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Айрат Шиһапов катнашты.


3
ноябрь, 2020 ел
сишәмбе

Конкурста катнашу өчен 10-16 яшьлек балалар чакырыла. Республика конкурсын Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы бүлеге оештыра.


12
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Татарстан Республикасында экологик куркынычсызлык тәэмин итү өлкәсендә социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр алу хокукына конкурс игълан итә.


9
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы «ЭКОлидер-2020» республика конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлавы турында игълан итә.


2
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында экология һәм табигатьтән файдалану өлкәсендә профессор В.А.Попов исемендәге премиягә конкурс һәм Татарстанның югары уку йортлары студентлары арасында экология буенча фәнни-гамәли эшләр конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы булып узды.


26
июнь, 2020 ел
җомга

Республикада Татарстан Республикасы яшьләр сәясәте лидерлары арасында ТРда социаль ипотека программасы буенча торак алуга конкурс үткәрелә.


8
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

«Елның Россия агачы» конкурсы ел саен уздырыла торган «Елның Европа агачы» халыкара конкурсының илкүләм сайлап алу этабы булып тора. Чараны «ЗДОРОВЫЙ ЛЕС» стратегик альянсы коммерциясез партнерлыгы оештыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International