Игътибар! «Яшь натуралист көндәлеге» конкурсы башланды

2020 елның 3 ноябре, сишәмбе

Конкурста катнашу өчен 10-16 яшьлек балалар чакырыла. Республика конкурсын Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы бүлеге оештыра.

Катнашу өчен 35 битеннән башлап яшь натуралист көндәлеге (кушымтадагы файл) тутырырга һәм гариза (теркәлә торган материалларның икенче файлы) белән берлектә  rgo.project@mail.ru электрон адресы буенча .pdf  форматының бер файлында җибәрергә кирәк. Хатта «Юннат көндәлеге» конкурсында катнашу» дип күрсәтергә кирәк.  

Тутырылган көндәлекне агымдагы елның 15 ноябренә кадәр җибәрергә мөмкин. Нәтиҗәләр 2020 елның 23 ноябренә кадәр билгеле булачак. 

Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр экшн-камера, чыбыксыз наушниклар, шулай ук 1 Tb тышкы каты диск алачак. Кушылыгыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International