ЯҢАЛЫКЛАР


9
апрель, 2021 ел
җомга

Йомычка, капрон оек һәм үлән орлыкларыннан «Травянчик» дигән экологик уенчык ясаганнар. 8 номерлы «Гнездышко» балалар бакчасында «Эковесна-2021» акциясе кысаларында экологик дәрес әнә шулай креатив үткәрелгән.  Чарада Министрлыкның Ык буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре дә катнашкан.  


8
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Тормыш өчен мөһим ресурсны саклап калу өчен бүген нәрсә эшләргә кирәк? Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре Яр Чаллы шәһәренең 1нче мәктәп укучыларына суның кеше тормышындагы роле турында сөйләгән.   


7
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

Казан федераль университетында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Дәүләт экологик күзәтчелек инспекциясе идарәсе башлыгы Алексей Полюшков «Җир хокукы» дисциплинасы буенча көндезге бүлекнең 4 курс студентлары белән очрашкан.


6
апрель, 2021 ел
сишәмбе

Нәрсә ул экологик тигезлек һәм ул нәрсәгә бәйле. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгече Гөлия Садретдинова Буа шәһәренең М.М.Вахитов исемендәге гимназия укучыларына тере организмнарның тотрыклылыгы турында сөйләгән.


5
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында Азнакай шәһәренең 5нче балалар бакчасында «Карга боткасы» татар халык йоласы үткәрелгән. Чарада балалар ярышлар оештырган, үзләренең осталыкларын һәм талантларын күрсәткәннәр, кошлар турында шигырьләр сөйләп, милли җырлар һәм биюләр башкарганнар, әйлән-бәйлән уйнаганнар.


1
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

«Эковесна2021» республика акциясе старт алган көнне ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре, «Татармультфильм» иҗат берләшмәсе һәм Рус география җәмгыятенең Татарстандагы бүлекчәсе вәкилләре белән берлектә, Казан шәһәренең 4 нче гимназиясендә 1 нче сыйныф укучылары янында кунакта булдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International