Казан федераль университетында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Дәүләт экологик күзәтчелек инспекциясе идарәсе башлыгы Алексей Полюшков «Җир хокукы» дисциплинасы буенча көндезге бүлекнең 4 курс студентлары белән очрашкан. Лекция кысаларында ул җир асты байлыкларыннан файдалану, калдыклар белән эш итү, атмосфера һавасын һәм су объектларын саклау өлкәсендә экологик күзәтчелек турында сөйләгән. Шулай ук территориаль идарә инспекторлары тарафыннан үткәрелә торган планлы һәм планнан тыш тикшерүләрнең аермасын да аңлаткан. Очрашу барышында студентлар үзләрен кызыксындырган сорауларны җиткергән, шул исәптән эшкә урнашуны оештыру буенча да.