Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре «Су – яшәү чыганагы» дигән экология дәресе уздырган

2021 елның 8 апреле, пәнҗешәмбе

Тормыш өчен мөһим ресурсны саклап калу өчен бүген нәрсә эшләргә кирәк? Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре Яр Чаллы шәһәренең 1нче мәктәп укучыларына суның кеше тормышындагы роле турында сөйләгән.   

«Эковесна-2021» акциясе кысаларында биредә «Чиста су» темасына экологик дәрес үткәрелгән. Максаты – су ресурсларына яшәү чыганагы буларак сакчыл караш формалаштыру.

Чара барышында балаларга Татарстан Республикасында «Экология» илкүләм проекты буенча күләмле эш алып барылуы турында искәрткәннәр, аерым алганда, «Иделне савыктыру» федераль проекты турында сөйләгәннәр. Укучылар биологик чистарту корылмаларының ничек эшләве турында видеоролик караган, шулай ук планетада суның сыйфатын саклауның төрле вариантларын формалаштырган блиц-турнирда катнашканнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International