Бораулау белән шөгыльләнүче предприятиегә су объектыннан үзбелдеклеләнеп файдаланган өчен 70 мең сум күләмендә штраф яный. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре Бөгелмә районы буенча рейд барышында шушы закон бозу очрагын ачыклаган.
Татарстан Республикасы Югары суды Казанның бер төзелеш фирмасын гаепле дип таныган. 500 мең сум күләмендә штраф түләү рәвешендә административ җәза билгеләү турында экологлар тарафыннан чыгарылган карар үз көчендә кала, дигән сүз бу.
Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Буа районына мониторинг барышында төзелеш чүп-чарыннан торган чүплеккә юлыккан. Калдыклар белән пычратылган мәйданның 106 кв.м, чүп күләменең – 28 куб метр тәшкил итүе исәпләп чыгарылган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре Әлмәт районында рейд барышында табигатьне саклау законын бозуны ачыклаган. Тәгаенләп әйткәндә, алар Түбән Мактама шәһәр тибындагы бистәсе тирәсендә, торбаларны сүтеп алу максатыннан, рөхсәт документларыннан башка гына җир эшләренең башкарылуын билгеләгән.
Агач калдыклары, бетон һәм кирпеч ватыклары. Казан шәһәре Совет районындагы Хезмәт проездында 2 гектар мәйданда чүплек ясап куйганнар. Бу хакта Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсенә шул тирәдә яшәүчеләр хәбәр иткән.
Табигатьне саклауга карата ваемлы, мәнле кешеләр закон бозу очрагын күреп, бу хакта шундук экологларга хәбәр иткәннәр. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары калдыклар белән законсыз эш итү өлкәсендә законсыз гамәлләргә киртә куйган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары билгеләгән административ җәза чарасын үтәүдән баш тарту Чаллы предприятиесе өчен икеләтә штраф түләү белән төгәлләнергә мөмкин.
Лениногорск районы Иске Иштирәк авылында җир асты биләмәсеннән лицензиясез файдалану очрагы ачыкланган. Экологлар закон бозучының гомумтаралган файдалы казылма (вак таш) чыгарып, шуны үзбушаткычка төяп маташкан чагын туры китергән.
Чаллы шәһәрендә Һади Такташ урамында яшәүчеләр пычрак кар өемен күреп алып, бу хакта экологларга хәбәр иткәннәр. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары билгеләгәнчә, 195 кв.м. мәйданга кышкы җыештыру-чистартудан хасил булган калдыклар аударып калдырылган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Чистай районы Татар Ялтаны авылында җирлек рельефына сыек көнкүреш калдыклары агызуны ачыклаган. Бу факт буенча әлеге закон бозу очрагына кагылышлы физик зат та шундук билгеләнгән.