Төзелеш компаниясенең саксыз гамәлләре Зөя елгасының су саклау зонасын пычратуга китергән

2020 елның 24 марты, сишәмбе

Зөя елгасының су саклау режимын бозган компаниягә карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының берьюлы 4 статьясы буенча җәза чарасы күреләчәк. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары административ тикшерү кысаларында күпер ремонтлаганда табигатьне саклау законнарын һәм кагыйдәләрен санга сукмаган төзелеш оешмасын билгеләгән.

Инспекторларның елганың су саклау зонасына үткәрелгән рейд барышында 22 кв.м мәйданда лак-буяу материаллары белән пычранган кара металл савытларның аунап ятуын күреп алуларын искә төшерик. Эшчеләрнең саксыз гамәлләре җирне пычратуга китергән – туфракның нефть продуктлары белән рөхсәт ителгәннән 13 тапкыр күбрәк һәм толуол белән – 44 тапкыр күбрәк пычрануы ачыкланган.

Су объектының су саклау зонасында хуҗалык эшчәнлеген алып баруның махсус режимын бозу ягыннан табигатьне саклау законнары таләпләрен санга сукмаган юридик һәм физик затларга карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.2 статьясындагы 1 өлеше (“Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыйганда, туплаганда, транспортта йөрткәндә, эшкәрткәндә, утильләштергәндә яки зарарсызландырганда әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү”), Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.6 статьясындагы 2 өлеше (“Пестицидлар һәм агрохимикатлар яки кеше сәламәтлеге һәм әйләнә-тирә мохит өчен куркыныч тудырырдай башка матдәләр һәм җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү кагыйдәләрен бозу аркасында туфракның уңдырышлы катламын юкка чыгару, шулай ук җирләрне бозу”), Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.13 статьясындагы 1 өлеше (“Су объектының суҗыйгычларында әлеге объектларны пычратуга яки башка зарарлы күренешләргә китерердәй су саклау режимын бозу”), Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.42 статьясындагы 1 өлеше (“Су объектының яр буе саклау полосасыннан, су объектының су саклау зонасыннан хуҗалык эшчәнлегенә һәм башка эшчәнлеккә карата чикләүләрне бозып файдалану”) буенча административ хокук бозу турында беркетмәләр төзелгән. Монанн тыш закон бозучыга туфракка китерелгән зыянны каплау буенча дәгъва белдереләчәк.

Хәзерге вакытта предприятие ачыкланган бозуларны юкка чыгару буенча эшләр алып бара, тәгаенләп әйтсәк, вакытлыча арендага алынган җир биләмәсенә контейнерлар урнаштыра, яр буе полосасын чистарта һәм, су объектын, яр буе полосасын пычратмас өчен, эш мәйданчыгын пленка белән әйләндереп ала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International