“Стройсервис” акционерлык җәмгыяте файдалы казылмаларны законсыз чыгарган өчен 1 800 000 мең сумнан артыграк күләмдә акча түлиячәк

2020 елның 25 марты, чәршәмбе

 “Стройсервис” акционерлык җәмгыяте, шәхсән максаттан чыгып, законсыз төстә гомумтаралган файдалы казылма чыгарып яткан. Оешма, җир асты биләмәләреннән файдалануга хокук бирүче лицензиягә ия булмыйча гына, карьердан рөхсәтсез-нисез  гомумтаралган файдалы казылма (кирпеч балчыгы) чыгарган. Табигатьне саклау законын санга сукмауга бәйле әлеге очракны Татарстан Республикасы Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары теркәгән. Гомумтаралган файдалы казылмаларның законсыз төстә 3 192 кв.м мәйданда 5 426 куб.м күләмендә  чыгарылганлыгы исәпләп чыгарылган. Бу очрак буенча Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 7.3 статьясындагы 1 өлешендә (“Җир асты биләмәләреннән файдалануга лицензиясез генә җир асты биләмәләреннән файдалану”) күздә тотылган административ хокук бозу турында беркетмә төзегән һәм административ җәза билгеләү турында карар чыгарган.

Әмма “Стройсервис” акционерлык җәмгыяте, чыгарылган карар белән килешмичә, экологлар карарын законсыз һәм нигезсез дип тану турында гариза белән Татарстан Республикасы Арбитраж судына, шуннан соң – Унберенче Арбитраж апелляция судына мөрәҗәгать иткән. Әмма акционерлык җәмгыятенә игълан ителгән таләпләрен канәгатьләндерүдән баш тартылган.

“Стройсервис” акционерлык җәмгыяте, кабул ителгән суд актлары эше буенча янә килешмичә, Идел буе округы Арбитраж судына Татарстан Арбитраж суды карарын һәм Унберенче Арбитраж апелляция суды карарын юкка чыгару һәм яңа суд актын кабул итү үтенече белән мөрәҗәгать иткән. Идел буе Арбитраж суды, эш материаллары белән танышып,  оешманың кассация шикаятен канәгатьләндермичә калдыру, хокук саклау органнары карарын – үзгәрешләрсез калдыру турында карар кабул иткән. Закон бозучыга җир асты биләмәләреннән үзбелдеклеләнеп файдаланган өчен 1 834 498 сум күләмендә штраф түләргә кирәк булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International