Хакимият һәм җәмгыять үзара аңлашып эшли: Чаллыда экология мәсьәләләре буенча фикер алышу булган

2020 елның 24 марты, сишәмбе

Бүген Чаллы шәһәрендә Иске Гәрдәле һәм Әҗмәкәй авылларында яшәүчеләр белән  экология мәсьәләләре буенча фикер алышу булган. Очрашуда Тукай районы предприятиеләре җитәкчеләре, шәһәр администрациясе вәкилләре  һәм контрольлек-күзәтчелек органнары вәкилләре катнашкан.

Чарада “ТЭМПО” Кама металлургия комбинаты эшчәнлеге нәтиҗәсендә торак пунктларда килеп туган хәлләрне ачыклау фикер алышуның төп темасына әйләнгән. Февраль аенда җирле халыкның предприятиедән таралган искә зарланганлыгын искә төшерик. Күзәтчелек органнары үзләренә алынган барлык мөрәҗәгатьләрне карап тикшергән. Алар бүгенге очрашуда бу җәһәттән нинди нәтиҗәләргә килүе турында сөйләде.

Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры вазифаларын башкаручы Фаяз Шабаев Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторларының күрсәтмәләрен үтәү кысаларында “ТЕМПО” Кама металлургия комбинаты тарафыннан күрелгән чаралар турында сөйләп үтте. Хәзерге вакытта ведомство “ТЭМПО” холдинг компаниясенең 5 предприятиесенә (төбәк дәүләт экологик күзәтчелеккә керүче) карата тикшерү чараларын үткәрә. “Роспотребнадзор” Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина, үз чиратында, санитария-саклау зонасында контрольлекнең даими төстә алып барылачагын билгеләп үтте.

Җирле халыктан торган инициатив төркем вәкиле – эшлекле очрашуда катнашкан ханым, үзләрен аңлаган өчен, хакимият органнары җитәкчеләренә рәхмәт белдерде. Күрелә торган чаралар һәм аларны тормышка ашыру вакыты авыл халкына мәҗбүри тәртиптә җиткереп барылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International