Инспекторлар Лениногорск районында зур бер чүплек ясаучының кемлеген ачыклаган

2020 елның 23 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары калдыкларны законсыз урнаштыручының кемлеген ачыклаган. Хезмәткәрләрнең агымдагы елның гыйнвар аенда Лениногорск районына рейд барышында 6 000 кв.м мәйданда зур чүп өеменә тап булганлыкларын искә төшерик.

   Гаепле затка карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.2 статьясындагы 3 өлеше (“Җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү”) буенча беркетмә төзелгән. Хәзер аңа 30 мең сум күләмендә штраф яный. Административ тикшерү дәвам итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International