ЯҢАЛЫКЛАР


15
ноябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген Экология министрлыгы һәм территориаль идарәләр хезмәткәрләре экологик грамоталылык буенча белемнәрен тикшерделәр. 106 эколог «Эколог» категориясендә Бөтенроссия диктантында катнашты. Министрлык бинасында, шулай ук ведомствоның барлык территориаль идарәләрендә узган диктантка министр урынбасары Егор Тарнавский старт бирде. Ул хезмәттәшләренә уңышлар теләде һәм, ел саен республикада Экодиктант иң югары дәрәҗәдә уза, татарстанлылар катнашучылар саны буенча күп тапкырлар лидер булдылар, чөнки мондый мәгърифәтчелек проекты табигать турында белемнәрен сынап карау өчен бик яхшы мөмкинлек, дип билгеләде. Идарәләр башлыклары, министр урынбасарлары, инспекторлар – ведомство хезмәткәрләренә 45 минут эчендә 25 тест биременә җавап бирергә туры килде. Тестның дүрт вариантыннан экологлар иң катлаулысын хәл иттеләр. Бу бүлектә сораулар катлаулы һәм берничә җавап вариантын үз эченә ала иде.


9
ноябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Россиядә Экодиктант старт алды, ул юбилейлы, бишенчесе булачак. Бөтенроссия агарту проекты инклюзия юлы белән киңәйтелгән. 


16
гыйнвар, 2023 ел
дүшәмбе

Гыйнварда барысы да узган елга йомгак ясый һәм яңа елга планнар төзи. Бүген сезнең белән экологик диктант нәтиҗәләре белән уртаклашасыбыз килә. 2022 елда экодиктантта дөньяның 173 илендә яшәүче 4 миллионнан артык кеше катнашкан. Диктант янына дүрт яңа регион — ДНР, ЛНР, Херсон һәм Запорожье өлкәләре вәкилләре дә кушылган.


26
декабрь, 2022 ел
дүшәмбе

Экологик диктант нәтиҗәләре буенча Татарстан 2022 елда экологлар арасында 18 яшьтән өлкәнрәк категориядә иң актив төбәк булды.


28
ноябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Еллык Бөтенроссия экологик диктанты 11 ноябрьдә Россиянең барлык төбәкләрендә старт алды һәм 27 ноябрьдә тәмамланырга тиеш иде. Җәмәгатьчелекнең күпсанлы үтенечләре буенча экодиктант озайтылды.


11
ноябрь, 2022 ел
җомга

Бүген Казан федераль университетының төп бинасында Бөтенроссия экологик диктанты старт алды. Анда Экодиктант федераль оештыру комитеты рәистәше Наталья Соколова, Федерация Советының Регламент һәм парламент эшчәнлеген оештыру комитеты әгъзасы Александр Терентьев, экология министры урынбасары Егор Тарнавский, ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев һәм 150 дән артык татарстанлы катнашты.


2
ноябрь, 2022 ел
чәршәмбе

11-27 ноябрь көннәрендә Россиянең барлык төбәкләрендә Бөтенроссия экология диктанты узачак. Экодиктант - экология культурасын формалаштыруга һәм экологик белемнәрне популярлаштыруга, экологик грамоталылык дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән еллык проект ул. Бу чара гадәттәгечә https://экодиктант.рус/ порталында, шулай ук офлайн-мәйданчыкларда үткәрелә. Анда Россия Федерациясенең барлык субъектларында яшәүчеләр катнаша ала.


14
сентябрь, 2022 ел
чәршәмбе

10 сентябрьдән 17 сентябрьгә кадәр #УстойчивоеРазвитиеНачинаетсяСТебя девизы белән онлайн режимда өченче халыкара «ЭкоТолк» Бөтенроссия экодиктанты узачак


16
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының территориаль идарәләре һәм үзәк аппарат хезмәткәрләре Бөтенроссия экологик диктантында катнаштылар.


11
ноябрь, 2020 ел
чәршәмбе

15-16 ноябрь көннәрендә бөтен ил буенча Экологик диктант үткәреләчәк. Бүген ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский Бөтендөнья калдыкларны икенчел эшкәртү көненә багышланган россиякүләм акциясенә Татарстанда ничек ярдәм итә алулары турында сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International