Экология министрлыгы хезмәткәрләре һәм инспекторлары туган як табигате турындагы белемнәрен тикшерделәр. Хәзер – сезнең чират! 8 декабрьгә кадәр һәркемнең үзенең экологик грамоталылыгын бәяләү мөмкинлеге бар.
Диктантның төп темалары Кызыл китап, тыюлык территорияләре һәм экологик туризм булды. Биремнәр катнашучыларның дүрт категориясенә яраклаштырылган: 12 яшьтән кечерәк һәм өлкәнрәк, профильле белеме һәм экология өлкәсендә эш тәҗрибәсе булганнар өчен, һәм эшчәнлекләре экология белән бәйле булмаганнар өчен.
Тест тәмамланганнан соң барлык катнашучылар сертификатлар алачак, ә җиңүчеләр дипломнар белән бүләкләнәчәк.
Экодиктантны онлайн форматта да, офлайн форматта да узарга мөмкин. Бүгенге көндә Татарстанда 200 мәйданчык теркәлгән, аларның һәркайсы иң якты, кызыклы һәм массакүләм мәйданчык исеменә дәгъва итә ала.
Иртәгә калдырмагыз, https://экодиктант.рус/?ysclid=m3wqn75xwu122046239 сылтамасы буенча хәзер үк белемнәрегезне тикшереп карый аласыз.